Татарстанда җәмәгать урыннарын төзекләндерү өчен тавыш бирү тәмамлана

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

Бүген, 30 майда, Татарстанда төзекләндерү объектлары өчен онлайн-тавыш бирү тәмамлана, алар "Торак һәм шәһәр мохите" милли проектының "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" программасы буенча тәртипкә китереләчәк.

Бу хакта "ТР шәһәрләре үсеше институты" фонды хәбәр итә. Республика халкының кайсы территорияләрне төзекләндерергә кирәклеген хәл итү өмете бар әле. Үз фикереңне 30 майга кадәр gorodsreda.tatar.ru порталында әйтергә мөмкин. Быел тавыш бирүгә барлыгы 204 иҗтимагый киңлек чыгарылды.

Территорияләр исемлеге, шәһәр төзелешен анализлау йомгакларын һәм узган елгы тавыш бирү нәтиҗәләрен исәпкә алып, муниципалитетлар администрацияләре белән берлектә формалаштырылды. Ишегалларына килгәндә, сораштыруда республиканың 3087 территориясе катнаша. Лидер-ишегалларын сайлаганда күрше күпфатирлы йортларда яшәүче халык саны исәпкә алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International