Мишустин пенсияләрне, МРОТ һәм яшәү минимумын индексацияләү турында указга кул куйды

2022 елның 31 мае, сишәмбе

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин 1 июньнән хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен (МРОТ), яшәү минимумын һәм эшләмәүче пенсионерларга иминият пенсияләрен индексацияләү турындагы карарга кул куйды.

Әйтик, 1 июньнән ил буенча уртача яшәү минимумы 12 919 сумга кадәр артачак, МРОТ - 15 278 сумга кадәр, ә пенсияләр - 19 360 сумга кадәр. Барлык түләүләр автомат рәвештә үсә.

Премьер-министр сүзләренчә, хакимият социаль түләүләрне индексацияләүгә 500 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International