Илдус Зарипов Халыкара балаларны яклау көне белән котлады

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов Халыкара балаларны яклау көне белән котлады.

"Кадерле дуслар! Сезне Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм. Балалар - безнең иң кыйммәтле байлыгыбыз, горурлыгыбыз һәм таянычыбыз. Без алар акыллы, максатчан һәм яңа биеклекләрне буйсындырырга әзер булып үссеннәр өчен бөтен көчебезне куябыз. Ватаныбызның киләчәге нәкъ менә алардан тора бит. Лаеш районы балаларының мәгариф, спорт, мәдәният һәм башка өлкәләрдәге уңышлары һәм казанышлары ата-аналарның, укытучыларның һәм остазларның күпьеллык уртак хезмәте нәтиҗәсе булып тора.

Ышанам, мондый иҗади һәм планлы эш алга таба да үткәреләчәк. Бүген күп балалы ата-аналарга һәм тәрбиягә алган балаларына күңел җылысын бирүчеләргә аерым соклану белдерәм. Сез бик зур хезмәт сөючәнлек, югары әхлаклылык һәм кешелеклелек үрнәге булып торасыз. Ә безнең гүзәл балаларыбызга җәйне яхшы үткәрергә, һәрьяклап үсәргә һәм алга ышаныч белән барырга телим! Бәйрәм белән!»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International