Татарстанда авыл ипотекасын бирү яңадан башланды

2022 елның 3 июне, җомга

Татарстан халкы ташламалы шартларда яңадан авыл җирлегендә йорт сатып ала ала ала. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында авыл ипотекасын Россельхозбанк бирә.

Ташламалы ипотека Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан субсидияләр бирелгәннән соң яңартылды. Финанс акчаларын хәзер шәхси торак төзелешенә яки инде әзер шәһәр яны йортын сатып алуга юнәлдерергә мөмкин. «Авыл ипотекасы үзенең кирәклеген күрсәтте инде. Әлеге программа гамәлдә булган чорда 2,5 меңнән артык Татарстан гаиләсе торак шартларын яхшырта һәм авыл җирлегендә күчемсез милек сатып ала алды.

Безнең клиентлар арасында беренче шәхси торак булган яшь гаиләләрнең күп булуы шатландыра. Ә процент ставкасы алар өчен авыл ипотекасының төп өстенлеге булып тора», - дип билгеләп үтте Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудермәтова.

Авыл ипотекасын еллык 3 % белән рәсмиләштерергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International