Татарстан Республикасында таҗ пандемиясе аркасында кертелгән битлек режимының гамәлдә булуы туктатыла. Бу хакта “Татар-информ”га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. "Covid-19 авырулары кимү фонында республиканың оператив штабы тарафыннан иҗтимагый урыннарда битлекләрне мәҗбүри йөртүне туктатып тору турында карар кабул ителде", - дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча "Татарстан Хөкүмәте карарына үзгәрешләр әзерләнә", дип ачыклык кертте ул. "Авыручылар саны арту темпы 3,5% тан 0,08% ка кадәр кимеде, һәм бу бик яхшы күрсәткеч", - дип билгеләп үтте ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.
"Бездә хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынулары буенча авыру тынычлануы күңелле. <…> больничтан тыш үпкә ялкынсынулары белән авыручылар саны доковид чорына әйләнеп кайтты, - дип ассызыклады республиканың баш санитария табибы.