Татарстан Республикасында ел саен уздырыла торган «Эковесна-2022» республика конкурсы тәмамланды. Быел ул Татарстан Республикасында Санлаштыру елына багышланган иде, аның девизы: «Смарт, апрель, май!» «Иң яхшы мәктәп» номинациясендә Лаеш районының «Никольский урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе җиңде.
Конкурсның максаты - татарстанлыларны табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итү, иң яхшы инициативаларны ачыклау һәм иң актив катнашучыларны бүләкләү. Экология - һәрберебезне чолгап алган әйбер. Без балаларны табигатьне яратырга һәм хөрмәт итәргә өйрәтергә тиеш!