Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкны катгыйландыручы «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 2022 елның 28 маендагы 141-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде.
Әйтик, хәзер урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга - 15-30 мең сум (элек каралган 1,5-3 мең сум урынына), вазыйфаи затларга - 30-50 мең сум (элегрәк - 10-20 мең сум), юридик затларга - 100-400 мең сум (элегрәк - 50 мең сумнан алып 200 мең сумга кадәр) административ штраф салуга китерә. Шулай ук урманнарга турыдан-туры тоташкан җир кишәрлекләрендә таләпләрне бозып, ылыслы үсемлекне, урман түшәмәсен, кипкән үләнне һәм башка урман янучан материалларын яндырган өчен штраф күләме дә арттырылды.
Сайтта төгәлрәк белергә була: http://www.kremlin.ru/acts/bank/47849.