Лаеш шәһәренең Балалар сәнгать мәктәбе базасында тантаналы чара узды, анда “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, шулай ук тармак ветераннары катнашты. Чакырылган кунаклар арасында - район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Лидия Грабалина.
Чара барышында социаль өлкә хезмәткәрләре адресына күп кенә яхшы сүзләр һәм теләкләр яңгырады. Шулай ук хезмәткәрләрне грамоталар һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләү булды. Сәнгать мәктәбенең яшь артистлары тамашачыларга концерт номерлары бүләк итте.