Район башлыгы Илдус Зарипов гражданнарны чираттагы шәхси кабул итте. Җир-милек мөнәсәбәтләре, мәгариф, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча фикер алышынды.
Искәртеп узабыз, район башлыгын һәр сишәмбе көнне кабул итәләр. Алдан язылу һәм кирәкле консультация пәнҗешәмбе көнне 12 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча бара: Лаеш ш., Первомайская ур., 39 й., 17 каб., 8(84378) 2-57-27.