Бүген Татарстанда җәй башыннан иң эссе көн көтелә. Синоптиклар фаразлавынча, көндез республикада күләгәдә 30 градуска кадәр җылы җылына ала, кояшта тагын да кызурак булачак.
Шул ук вакытта алар, бүген республикада урыны белән һава торышының начараюы көтелә, яшенле яңгырлар һәм җилнең секундына 20 метрга кадәр көчәюе ихтимал, дип кисәтәләр.