22 июньдә Россия Федерациясендә истәлекле дата - Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. «Хәтер яктысы» бөтенроссия акциясе «Буыннар истәлеге» хәйрия фонды уздыра торган төп тематик проектларның берсе булып тора. Бөек Ватан сугышы ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтү акциянең социаль әһәмияте булачак.
Акция операторы буларак, хәйрия фонды ветераннарга махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтүгә, кабызылган шәмнәр санына тигез күләмдә акча бүлеп бирәчәк. Акция онлайн-форматта узачак, бу күп кенә гражданнарга гомуммилли хәтер һәм кайгы көненә кушылырга мөмкинлек бирәчәк. Ватанны саклаганда һәлак булганнарны искә алу йөзеннән виртуаль шәмне https://www.деньпамяти.рф/ сайтында 15-22 июнь көннәрендә яндырырга мөмкин.