Лаеш шәһәрендә яшәүче, II разрядлы балыкчы-спортчы Максим Плескач «Ловля карп» дисциплинасында Казан шәһәре муниципаль берәмлеге чемпионатында беренче урынны алды. Тотылган балыкның гомуми авырлыгы 260 кг тәшкил итә.
Чемпионатны оештыручылар - Татарстан Республикасы балык тоту спорты федерациясе һәм Казан Карп клубы. Ярышлар Самара өлкәсендә «Гавриловский» буасында узды.