Бүген Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов Медицина хезмәткәре көне белән котлады. Лаеш хастаханәсе янындагы мәйданда безнең районның сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләре җыелды. "Лаеш районы халкының тормышы, иминлеге һәм сәламәт булуы - безнең өчен бик мөһим. Шуңа күрә, үз вакытында сыйфатлы ярдәм күрсәтү - өстенлекле мәсьәлә. Яңа ФАПлар төзелә һәм ачыла, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә капиталь ремонт үткәрелә. Бүген Татарстан медицинасы илдәге иң яхшыларыннан санала. Ләкин һәрвакыт иң күп көч сарыф итүчеләр - медицина хезмәткәрләре. Сез кешеләргә ярдәм итәсез, яшәү өметен кайтарасыз.
Сезгә чиксез рәхмәтемне белдерәм. Исәнлек-саулык, бәхет, зур уңышлар телим!"