Конкурста катнашучылар Россия тарихының юбилей датасына багышланган тарих буенча ачык дәресләр күрсәтергә тиеш. Җиңүчеләр истәлекле грамоталар һәм акчалата бүләкләр алачак.
Конкурс өч этапта уза. Башта катнашучылар рәсми сайтта анкета тутыралар һәм кирәкле документларны куялар. Конкурска гаризаларны 30 июльгә кадәр бирергә мөмкин. Катнашучылар исемлеге 26 августта бастырылачак.
Икенче этап барышында укытучылар үз мәктәпләрендә ачык дәресләр үткәрәчәк, аларны видеога яздырачаклар һәм жюри тарафыннан тикшерүгә әзер видеороликлар җибәрәчәкләр. Конкурс материалларын кабул итү 1-23 сентябрьдә дәвам итәчәк.