Татарстанның потенциаль һәм гамәлдәге экспортерлары экспортка продукт әзерләүгә, чит илдә сатып алучыны эзләүгә, сөйләшүләр оештыруга, логистик процессны оештыруга, шулай ук продукцияне онлайн чит ил базарларына чыгаруга юнәлтелгән 6 бушлай ярдәм чарасы алырга мөмкин.
Ярдәмне Россия экспорт үзәге күрсәтә, Татарстанда аны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фонды төбәк экспортны яклау үзәге базасында алырга мөмкин. РЭЦ түләүсез хезмәтләре кысаларында чит ил сатып алучысын эзләүдә һәм сайлап алуда ярдәм итә РЭЦ белгечләре тармак принцибы буенча максатчан базарда конкрет компания өчен потенциаль партнерларның беренчел исемлеген төзиячәк; потенциаль сәүдә партнерларының профильләрен төгәлләштерү һәм компания продукциясенә мөмкин булган кызыксынуны бәяләү өчен өстәмә мәгълүмат эзләү үткәрәчәк, презентация материалларын таратуны гамәлгә ашырачаклар һәм башкалар.
Хезмәт күрсәтүләр алуга гаризаны "Минем экспорт" цифрлы платформасы аша бирергә мөмкин. Гариза бирү өчен электрон цифрлы имза (ЭЦП) кирәк. ЭЦПны Россия Федераль салым хезмәтенең теләсә кайсы бүлегендә яки раслаучы үзәктә алырга мөмкин. Ярдәм программаларында катнашу турындагы сорауларны 8 (843) 222-90-60 (доб.272) Шакирова Айсылу телефоны аша бирергә мөмкин.
Башка ярдәм чаралары буенча консультация алу өчен Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Мой бизнес» үзәге телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була: 8(843)524-90-90.