Россиянең теләсә кайсы почмагында яшәүчеләр катнаша ала. Эшне мөстәкыйль рәвештә яки командада әзерләргә мөмкин. Катнашу өчен 12 тема буенча социаль видеоролик төшерергә кирәк:
1) климат;
2) Байкал күлен саклау;
3) Арктика;
4) калдыклар белән эш итү;
5) урман ресурсларын саклау;
6) су ресурсларын саклау;
7) сирәк һәм югалып баручы хайваннарны һәм үсемлекләрне саклау;
8) туфрак катламын саклау;
9) тотрыклы үсеш өлкәсендәге максатлар;
10) энергетика;
11) яшел финанслар;
12) социум һәм экология.
Роликны ВКонтактеның шәхси битендә бастырырга һәм аны greenscreen@ravnopravie.online почтасы аша җибәрергә кирәк булачак. Басмада #ЗеленыйЭкран2022, #Экодиктант, #Экопросвещение, #АНОРавноправие, #ДушевнаяМосква, #ГрантымэраМосквы хештегларын күрсәтү.
Видеороликка һәм гаризага булган барлык таләпләр конкурс Нигезләмәсендә һәм “Бөтенроссия экология диктанты” ВКонтактеның рәсми төркемендә (https://vk.com/ecodiktant) Инструкциядә күрсәтелгән. Гаризалар кабул итү 2022 елның 15 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. 14 октябрьгә кадәр нәтиҗәләр игълан ителәчәк.