1 июльдә Татарстан Республикасында «Иң яхшы палисадник», «Иң яхшы клумба» республика конкурсы старт ала. Конкурс халыкны күпфатирлы йортларның ишегалды территориясен төзекләндерүгә җәлеп итү, яшелләндерү һәм йорт яны территорияләрен, йорт эчендәге территорияләрне эстетик бизәү тәҗрибәсен тарату һәм гамәли куллану, конкурста катнашу һәм халыкны йорт яны, ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә җәлеп итү аша үз-үзеңне күрсәтү мөмкинлеге бирү максатларында уздырыла. Конкурста идарәче компанияләр, ТСЖ, ЖСК, Татарстан Республикасының күпфатирлы йортлар Советлары, район территориясендә яшәүче һәм йорт яны, ишегалды территорияләрендә чәчәк композицияләре иҗат иткән актив кешеләр катнаша ала. Конкурсны «Татарстан Республикасының күпфатирлы йортлары белән идарә итүче оешмаларның бердәмлеге» ассоциациясе оештыра. Чара 2022 елның 1 июленнән 25 августына кадәр узачак. Гаризалар түбәндәге почта аша кабул ителә: srogkh-rt@yandex.ru.