24 июньдә Татарстанда һава торышының начараюы көтелә

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

 

Җомга көнне, 24 июньдә, Татарстанда һава торышының начараюы көтелә. Синоптиклар фаразына караганда, иртәгә Татарстан районнарында яңгыр һәм көчле җил булуы ихтимал. Җил тизлеге 15-18 м/с ка кадәр, җилнең локаль көчәюе 23 м/с ка кадәр көчәергә мөмкин һәм боз булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасының Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Ял көннәрендә, 25-26 июньдә, Татарстан Гидрометүзәге алдан фаразлаганча, шимбә көндез 19-24 градус булачак, якшәмбе көнне 21-26°С ка кадәр җылыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International