Бүген тыл хезмәтчәне, Атабай авылында яшәүче Сания Абдулла кызы Абдуллина бәйрәм итә. Котлау сүзләрен район башлыгы Илдус Зарипов җиткерде: "Хөрмәтле Сания Абдулловна! Сезнең тормышыгыздагы истәлекле вакыйга - тууыгызның 90 еллыгы уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез!
Сезнең тормыш юлыгыз безнең өчен намуслы, фидакарь хезмәт, ватанпәрвәрлек һәм рух ныклыгы, Ватанга карата бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт үрнәге булып тора. Без Бөек Ватан сугышының авыр сынаулары аша намус белән үткән батырлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз, чөнки Сезнең һәркайсыгыз уртак Җиңүгә зур өлеш кертте.
Сәламәтлегегезнең көннән-көн ныгуын, иминлек, җан җылысы һәм игелекле булуын телим. Туган-тумачаларыгыз һәм якыннарыгыз сезне үзенең кайгыртуы һәм игътибары белән чолгап алсын, көн саен шатлык һәм уңай хис-кичерешләр бүләк итсен!»