Лаешта Лаеш районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булды

2022 елның 24 июне, җомга

Бүген Лаешта район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова рәислегендә Лаеш муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Утырыш Лаеш районының Имам-мөхтәсибе Равхәт Хәлил улы Гатауллин истәлегенә бер минутлык тынлык белән башланып китте, ул комиссия әгъзасы иде. Чираттагы утырыш барышында берничә мәсьәлә каралды.

Аерым алганда, иң фикер алышына торган мәсьәлә - районның мәктәпкәчә һәм мәктәп белем бирү учреждениеләренә чират. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгына капиталь һәм агымдагы ремонт эшләренә керә торган бюджет акчаларыннан һәм халыкның түләүләреннән рациональ файдалану турында да сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International