Татарстан Республикасы Президентының «2022 елда Ураза бәйрәмен һәм Корбан бәйрәмен үткәрү көннәрен билгеләү турында» 09.04.2022-256 номерлы Указы нигезендә 9 июль - Корбан гаете бәйрәмен үткәрү башлануы - эш көне булмаган бәйрәм көне булып тора.
Шул ук вакытта «Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле көннәре турында» 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан Республикасы Законының 1 статьясындагы 5 өлеше нигезендә ял һәм бәйрәм көннәре туры килгәндә ял көннәренә өстәмә ял көне бирелми.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 95 статьясындагы 1 өлеше нигезендә эш көне яки эш көне булмаган бәйрәм көненә кадәрге смена озынлыгы бер сәгатькә кими. Шул рәвешле, 2022 елда 8 июльнең эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.