Бүген район Советының зур залында район башлыгы Илдус Зарипов рәислегендә Лаеш районының чираттагы унсигезенче сессиясе узды. 2022 елга һәм планлы 2023 һәм 2024 елларга Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы бюджетына үзгәрешләр кертү турында финанс-бюджет Палатасы рәисе Елена Галиева хәбәр итте.
Лаеш муниципаль районы авыл җирлекләренең гавами тыңлаулар билгеләү һәм Генераль планнарын раслау турында архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Алексей Карсалов чыгыш ясады. Утырыш барышында депутатлар тарафыннан берничә мәсьәлә каралды һәм кабул ителде. Аерым алганда, «Татарстан Республикасының Лаеш районында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе турында» район Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында карар кабул ителде.