1 июльдән ашлык һәм ашлык эшкәртү продуктларын күзәтү буенча федераль дәүләт мәгълүмат системасында (ФГИС «Зерно») теркәү башлана. Шул ук вакыттан башлап авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, ашлык саклаучылар, сатып алучылар һәм башка катнашучылар «Зерно» ФДИСта ашлык сату, сатып алу һәм күчерү вакытында дәүләт мониторингын гамәлгә ашыру һәм озату документларын рәсмиләштерү өчен ашлык партияләре турында мәгълүмат бирә алачак. 1 сентябрьдән әлеге мәгълүматны системага бирү мәҗбүри булачак.
Теркәлүгә заявка, шулай ук башка кирәкле мәгълүмат ФГИС «Зерно» ФГБУ «Центр Агроаналитики» https://specagro.ru/fgis, тел.:8(800)250-85-64 рәсми сайтында урнаштырылган. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт мониторингын уздыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасында «Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең 8(916)083-40-81 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.