Татарстан Росреестры һәм ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәге агымдагы елның 29 июнендә үз көченә керәчәк үзгәрешләр нигезендә кәгазьсез документлар әйләнешенә күчәчәк.
Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. Күчемсез милекне кадастр исәбенә кую яки хокукларны теркәү өчен МФЦга кергән документлар электрон формага үзгәртеләчәк һәм көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән таныкланачак, шуннан соң Татарстан Росреестрына якланган элемтә каналлары буенча электрон рәвештә җибәреләчәк.
Бу яңалык электрон документлар әйләнешен яхшыртырга, архивларны цифрлаштырырга һәм кәгазь мәгълүмат чыганакларында саклана торган мәгълүматны минимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк.