1 июльдән Татарстанда эшкуарлар өчен яңа салым режимы кертелә

2022 елның 29 июне, чәршәмбе

Татарстанда 1 июльдән «Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы» яңа салым режимы кертелә. Аңа республиканың 18 мең эшкуары күчәчәк, бу хакта Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин ТР Хөкүмәте Йортындагы брифингта хәбәр итте.

Татарстан яңа салым режимын кертү буенча «Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы» (АУСН) сынау регионы булды. Бу махсус салым режимы, шул ук вакытта эшкуарлар өчен хисаплылык тулысынча диярлек бетерелә, ә салымнар автомат рәвештә исәпләнә. АУСНдагы эшмәкәрләр Пенсия һәм иминият фондларына взнослар түләмәячәкләр, декларация һәм хезмәткәрләр өчен хисапларның бер өлешен тапшырачаклар.

Салым ставкасы керемнәрнең 8%ын яисә чыгымнардан тыш керемнәрнең 20%ын тәшкил итәчәк. Экспериментны ике этапта үткәрәчәкләр: 2022 елның 1 июленнән 2022 елның 31 декабренә кадәр һәм 2023 елның 1 гыйнварыннан 2027 елның 31 декабренә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International