Татарстан Республикасы Лаеш районы хәрби комиссары Александр Афанасьев Лаеш муниципаль районы оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары алдында чыгыш ясады.
Ул очрашуда катнашучыларга «Лаеш муниципаль районы запасында «Алга» һәм «Тимер» Татарстан батальоннарына килүче гражданнарны сайлап алу барышы турында» мәгълүмат бирде.
"Татарстан милли резерв батальонына контракт буенча хәрби хезмәткә туплау игълан ителә, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән 4 айдан 12 айга кадәр кыска вакытлы контракт төзегән хәрби хезмәткәр сыйфатында", - дип өстәде Александр Афанасьев. Тулырак мәгълүматны 8(84378)2-43-73, 2-43-77 телефоннары номерлары буенча белергә мөмкин.