Ремонттан соң анда почта һәм финанс хезмәтләре алырга мөмкин булачак. Ә тагын Дәүләт хезмәтләре сервисларыннан файдалану - исәпкә алу язмасын раслау, порталдан документларны бастырып чыгару.
Бүлек аз хәрәкәтле кешеләр өчен уңайлырак булачак: пандуслар, киң ишекләр, персоналны чакыру төймәләре пәйда булачак.
Республикада бүлекләр челтәрен ремонтлау һәм үстерү турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия почтасы генераль директоры Максим Акимов фикер алыштылар.