Социаль ипотека алучыларга маткапитал белән файдалану мөмкинлеген кайтардылар

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Социаль ипотека программасында катнашучылар яңадан Ана капиталы акчасын файдалану мөмкинлеген алды. Бу хакта Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Маткапиталдан балалар өч яшькә җиткән соципотечниклар файдалана алачак. Моның өчен аларга Фонд вәкиллегенә мөрәҗәгать итәргә һәм гариза язарга кирәк. Аналык капиталы акчаларын күчерүнең якынча срогы - 3 айга кадәр. Исегезгә төшерәбез, аналык капиталы акчаларын социаль ипотека килешүләренә күчерү, РФ Хөкүмәте карары үзгәрүгә бәйле рәвештә, 2021 ел башында туктатылды. Үзгәреш йорт астындагы җир кишәрлеге торак кооперативының милке булырга тиешлеген күздә тоткан.

"Безнең соципотечниклар маткапитал чараларын куллана алсын өчен, ул, һичшиксез, гаиләләр өчен зур ярдәм булып тора, барысын да - министрларны да, депутатларны да эшкә җигәргә туры килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International