Татарстанда коралга лицензия алу яшен арттырдылар

2022 елның 1 июле, җомга

29 июньнән "Корал турында" федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде, ул лицензияләрне биргәндә һәм озайтканда таләпләрне катгыйландыра.

Яңа кагыйдәләрнең республика территориясендә гамәлгә ашырыла башлавы турында Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең ЛРР үзәге корал әйләнешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы Рамил Камалиев хәбәр итте.

Хәзер коралга лицензияне 21 яшь тулган татарстанлыларга гына алырга мөмкин. Элегрәк шундый ук лицензияләр 18 яшьтән бирелгән. Яңа кагыйдәләр шулай ук ату коралына һәм ау мылтыгына лицензия алуга да кагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International