Мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәмәгән балалар өчен беренче сыйныфка гаризалар кабул итү яңартыла

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

2022 елның 6 июленнән 8:00 сәгатьтә беркетелгән территориядә яшәүче балаларны беренче сыйныфка укырга кабул итү турында гаризалар кабул ителә башлый. Кабул итү буш урыннарны тутырганчы, агымдагы елның 5 сентябреннән дә соңга калмыйча гамәлгә ашырыла. Беркетелгән территориядә яшәмәгән гражданнар өчен беренче сыйныфка кергәндә куела торган документлар исемлеге:

1. баланың атасының яисә анасының (законлы вәкиленең) шәхесен раслаучы документның күчермәсе;

2. бала туу турында таныклык яисә мөрәҗәгать итүченең туганлыгын раслый торган документ күчермәсе;

3. Опека яисә попечительлек урнаштыруны раслый торган документның (кирәк булганда) күчермәсе;

4. Психологик-медик-педагогик комиссия бәяләмәсенең күчермәсе (сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен);

5. Мөрәҗәгать итүченең (аңа) туганлыгын раслый торган документ (яисә бала хокукларын бирү законлылыгы), һәм баланың Россия Федерациясендә булу хокукын раслый торган документ (чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар өчен).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International