Лаешта Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр

2022 елның 8 июле, җомга

Бүген Лаеш шәһәренең никахлашу сараенда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара узды. Тантаналы шартларда Татар Янчыгы авылыннан Рәфыйк һәм Гөлсинә Хафизовлар гаиләсен котладылар. Алар 47 ел дәвамында үзләренең мәхәббәтләрен, ихтирамын һәм бер-берсенә ышанычларын саклап калдылар.

Башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Новиков аларга грамота һәм "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" истәлекле медален тапшырды. 50 ел бергә гомер иткән Лаеш шәһәреннән Николай һәм Тамара Сакутин гаиләсенә грамота тапшырдылар. Яшь гаилә Сергей һәм Алинә Сергеев икенче бала тапкан өчен ана сертификаты тапшырдылар, аларга нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләде. Хафизовлар гаиләсе яшьләргә бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, авыр вакытларда ярдәм итеп яшәүләрен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International