«Татарстан Республикасы ГМС идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 2022 елның 12 июленнән 15 июленә кадәрге чорда Татарстан Республикасы территориясендә урыннар белән урманнарда янгын куркынычының IV классы сакланачак.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртеп узганча, урман янгыннары килеп чыгуның 90% очрагы янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү. Татарстан Республикасында урман фонды территориясендә урман янгыннарын вакытында ачыклауны, сүндерүне һәм кисәтүне тәэмин итү максатларында II типтагы 20 урман янгыннары станциясе, III типтагы 5 урман янгыннары станциясе һәм янгынга каршы инвентарьны туплауның 14 пункты эшләп килә.
Хәзерге вакытта республикада янгын куркынычы янаган космик, авиация һәм җир өсте мониторингы алып барыла, урманнарны янгын куркынычы белән тәэмин итү буенча чаралар комплексы уздырыла, шулай ук тәүлек буе “Урман-янгын үзәге” ТР ДБУнең төбәк диспетчерлык хезмәте (8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95) эшли.