Татарстанның базис урман питомникларында “Экология” милли проектының “Урманнарны саклау” федераль проекты кысаларында “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” региональ проекты кысаларында чәчүлекләрне карау эшләре дәвам итә.
“Чаралар комплексына туфрак йомшара, чүп үләннәрен юк итү, үсемлекләрне тукландыру, су сибү, авырулар һәм корткычлар белән көрәш керә, - ди ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. - Уңышны 2020, 2021 һәм 2022 еллар чәчүлекләрендә башкаралар». Быел питомникларда 25 гектар мәйданда чәчү үткәрелде, дип искәртте министр.
“Гомумән алганда, урман торгызу эшләренең нәтиҗәлелеге, урман культураларының үсүе һәм үсеше нәкъ менә стандарт утырту материалы сыйфатына бәйле, - диде Равил Кузюров. - Татарстан Республикасында барлыгы 51 базис урман питомнигы һәм урман селекция-орлыкчылык үзәге бар, аның җитештерү куәте елына ябык тамыр системалы 12 миллион данә үсенте тәшкил итә».