2022 елның 14 июлендә Лаешта, Лебедев ур., 55 А йорт (Лаеш районы дәүләт бюджет учреждениесе филиалы) Лаеш районы халкы һәм кунаклары өчен бушлай юридик ярдәм күрсәтү чарасы узачак.
Теләүчеләр «Россия юристлары ассоциациясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләреннән бушлай һәм чиратсыз консультация алырга мөмкин.