Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы социаль предприятиеләр исемлегенә кертү өчен эшкуарлардан ел әйләнәсендә гаризалар кабул итә. Алынган гаризалар ведомствоара комиссия каравына эләгә.
Комиссиягә Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү инфраструктурасына керүче дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм коммерциягә карамаган оешмалар вәкилләре керә.
«Социаль предприятие» статусын күбесенчә социаль яктан зәгыйфь категориядәге гражданнар эшкә урнашкан эшкуарлар ала, йә мондый гражданнар җитештергән товарларны (эшләр, хезмәтләр) сата, яисә мондый гражданнар өчен товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сата, шулай ук иҗтимагый файдалы эшчәнлек белән шөгыльләнүче, барыннан да элек, мәдәни-агарту эшчәнлеге белән шөгыльләнүче балаларның ялын, сәламәтләнүен һәм үсешен тәэмин итүче һәм башкалар.