Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үз территорияләрендә эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бәйле чыгымнарны каплауга бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләреннән заявкалар сайлап алуны игълан итә.
Бакчачылык һәм яшелчәчелек коммерциягә карамаган ширкәтләргә Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр агымдагы елда аларның территорияләрендә түбәндәге эчке инженерлык инфраструктурасы объектларының берсен ремонтлауга бәйле чыгымнар өлешен каплауга бирелә: электр тапшыру линияләре, шул исәптән электр энергиясен автоматлаштырылган күзәтү һәм исәпкә алу системалары; комплектлы трансформатор подстанцияләре; су белән тәэмин итү системалары; юллар.
Субсидия бирү нәтиҗәләре: ремонтланган электр челтәрләренең озынлыгы, ремонтланган комплектлы трансформатор подстанцияләр саны, су белән тәэмин итү системаларының озынлыгы һәм ремонтланган юлларның озынлыгы, ремонтланган юлларның мәйданы.