Татарстанның Лаеш районы Габишево авылында Төньяк урамындагы 2 нче номерлы 56 фатирлы соципотека йорты яшәүчеләренә ачкычлар тапшырылды. Яңа төзелеш ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән.
Биредә бюджет өлкәсе һәм предприятие хезмәткәрләре, шулай ук ятим балалар яшәячәк. Йортта дүрт подъезд, биш кат, фатирларның гомуми мәйданы 2,2 мең квадрат метр тәшкил итә. Бинада 36 бер бүлмәле, 17 ике бүлмәле һәм өч бүлмәле фатир урнашкан.
Алар барысы да чиста эшләнештә тапшырылган, ике контурлы казан белән җиһазландырылган. Шулай ук фатирларда сантехника, газ плиталары, хәбәр итүче датчиклар, су, газ һәм электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары урнаштырылган.