Россия Икътисади үсеш министрлыгы пилот режимында гамәлдәге 2 программаны берләштерергә мөмкинлек бирүче 1764 ташламалы кредитлау программасы кагыйдәләренә үзгәрешләр кертте: Россия Банкын һәм МСП Корпорациясен кредитлауны стимуллаштыру программасын («ПСК» программасы) һәм 1764 ташламалы кредитлау программасын.
Программаларны берләштерү эшкуарлар өчен кредитлар буенча ставкаларны уртача һәм кече компанияләр өчен 6,5 %ка кадәр киметергә мөмкинлек бирәчәк. Берләштерелгән программа операторы булып МСП Корпорациясе чыгыш ясаячак. Шартларга караганда, кредитлар инвестиция максатларына гына биреләчәк: микропредприятиеләр өчен - 200 млн сумга кадәр, кече предприятиеләр өчен - 500 млн сумга кадәр һәм урта предприятиеләр өчен 1 млрд сумга кадәр.
Республика эшмәкәрләре ТР Икътисад министрлыгы буйсынуындагы Гарантия фондын кредитлауның бердәм үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. Аның белгечләре түләүсез нигездә отышлы кредит продуктын сайларга, документлар пакетын җыярга һәм заявканы банкка җибәрергә ярдәм итәчәк.