Татарстанлыларны Россиянең Арктик зонасы шәһәрләренә эшкә чакыралар

2022 елның 15 июле, җомга

«Россия Федерациясе Арктик зонасының социаль-икътисадый үсеше» дәүләт программасын гамәлгә ашыру максатыннан оештырылган «Арктик чакыру» проекты квалификацияле белгечләр, урта һәм югары звено идарәче кадрларын, шул исәптән башкарма хакимиятнең төбәк органнарына һәм бюджет оешмаларына сайлау кампаниясенә старт бирде.

Проект Россия Федерациясе Ерак Көнчыгышны һәм Арктиканы үстерү министрлыгы тарафыннан «Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү корпорациясе» Акционер җәмгыяте һәм «Яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АНО белән берлектә тормышка ашырыла.

Арктик зона төбәкләрендә төрле юнәлешләр буенча 200 гә якын вакансия ачылды: энергетика, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, медицина, социаль өлкә, мәгариф, мәгълүмат технологияләре, ММЧ һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International