Бүген Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов традицион «эшлекле дүшәмбе» үткәрде. Чара район Мәдәният йортында предприятие һәм оешма җитәкчеләре, көч структуралары вәкилләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында узды.
Район территориясендә объектлар төзү һәм капиталь ремонтлау буенча федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру барышы турында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Иван Шитов сөйләде. Шулай ук коммуналь милекне инвентаризацияләү һәм рәсмиләштерү, социаль контракт нигезендә социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында да фикер алыштылар. «Лаеш муниципаль районының административ-техник инспекциясе» МКУ башлыгы Татьяна Гордеева башкарылган эшләр һәм инспекциянең киләчәктәге эшләре планнары турында сөйләде.