Район башлыгы Илдус Зарипов гражданнарны чираттагы шәхси кабул итте. Мәгариф, җир-милек мөнәсәбәтләре, юлларны төзекләндерү һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышынды. Шулай ук Лаеш районы территориясендә глэмпингны үстерү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.
Искәртеп узабыз, район башлыгын һәр сишәмбе көнне кабул итәләр. Алдан язылу һәм кирәкле консультация пәнҗешәмбе көнне 12 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча бара: Лаеш ш., Первомайская ур., 39 й., 17 каб., 8(84378) 2-57-27.