Яшь белгечләрне җәлеп итү һәм аларга ярдәм итү өчен Лаеш районында «2022-2025 елларга Лаеш муниципаль районы территориясендә яшь белгечләрне җәлеп итү һәм ныгыту» муниципаль программасы расланды.
Лаеш муниципаль районы мәгариф учреждениесенә эшкә урнашканда педагогик белеме булган яшь белгеч 120 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү, 1110 сум күләмендә айлык акчалата түләү алачак. Социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итеп, 12896 сум күләмендә матди ярдәм алырга мөмкин, ул 4 ай түләнәчәк.
Тулырак мәгълүмат 8(843) 78 2-92-31 телефоны буенча. Гаризаны электрон почтага калдырырга мөмкин: letc@inbox.ru Лаеш районы мәгариф идарәсе адресы: 422610, Татарстан Республикасы, Лаеш районы, Лаеш ш., Горький ур., 36 а йорт