25 июльдән Татарстанның Лаеш районында Лаеш - Чирпы юлы участогы буенча хәрәкәт чикләнгән. Капиталь ремонт вакытында 8,225 км дан 11,275 км га кадәр арадагы юл өлешчә ябыла, дип ачыклык кертте Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгында.
"Сәфәр өчен гомуми кулланылыштагы "Казан-Оренбург", "Лаеш шәһәренә якынлашу", "Казан - Оренбург", 25 Октябрь исемендәге совхоз - Александровка автоюллары тәкъдим ителә", - дип ачыклык керттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Министрлыкта машина йөртүчеләрне маршрутны алдан ук планлаштырырга чакырдылар.