Архив эше буенча конкурс

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

«2016-2024 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» дәүләт программасын раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 10 июнендәге 395 номерлы карары кысаларында Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты (алга таба - Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты) «Татарстан Республикасының дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагын - коммерциягә карамаган оешманың һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы» һәм «Коммерция оешмасының иң яхшы архивы - Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы» конкурсларын үткәрә.

Игътибар, 2022 елдан башлап, өстәмә номинация кертелде: «Авыл җирлегенең җирле үзидарә органының иң яхшы архивы - Татарстан Республикасы муниципаль архивын комплектлау чыганагы». Әлеге номинациядә алты авыл җирлеге җиңүче булырга һәм архив документларын саклауның заманча норматив шартларын булдыруга 375 мең сум күләмендә грант алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International