Минем экспорт: яңа сату базарларын табу җиңеләйде

2022 елның 9 августы, сишәмбе

«Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында «Россия эксперт үзәге» АҖ 2020 елның ноябрендә «Минем экспорт» цифрлы платформасына – комплекслы цифрлы экосистемага керү мөмкинлеген ачты, ул бизнес өчен  дәүләт һәм башка төр хезмәтләргә онлайн керү һәм экспортка чыгу мөмкинлеген тәэмин итә.   

Экосистема экспортерга  тышкы икътисадый эшчәнлекнең төп этапларында ярдәм  итә һәм онлайн режимында - кәгазь тутыру  мәшәкатьләреннән  башка   һәм төрле ведомстволарга барып  йөрмичә  барлык мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә.

 Кулланучылар иң кирәкле экспортерларның 8 төр әзер аналитик хисапларыннан (Россиянең, дөнья илләренең тышкы  сәүдәсе, макроикътисадый мәгълүмат, дөнья базарларында бәяләр һ.б.)  бушлай файдалана  алалар. "Сату базарларын эзләү"   сервисы компанияләргә төрле  параметрлар  буенча бүленгән продукция  сатучы   потенциаль базарлар исемлеген,  шулай ук киңәйтелгән хисаплар алырга мөмкинлек бирә.  

 Әгәр компаниягә чит ил базарларын җентекләп өйрәнергә, продукция экспортлау потенциалын билгеләргә кирәк булса, ул «Экспорт профессионаллары»на җентекле аналитик тикшеренүгә заказ бирергә мөмкин.

«Минем экспорт» платформасында бушлай уку ярдәмлекләре тәкъдим ителгән, алар потенциаль партнерлар белән озак вакытлы һәм үзара файдалы мөнәсәбәтләр урнаштырырга ярдәм итәчәк.

 Система кызыксынучы сатып алучыларны бушлай сайлый һәм алар  белән сөйләшүләр оештырырга ярдәм итә. Әгәр экспортер продукциясен җитештерү өчен кирәкле детальләр, чимал һәм материаллар белән  даими чит ил тәэмин итүчеләре белән кыенлыклар килеп чыкса, аңа «Экспорт профессионаллары»нда “Экспортер таләбе буенча тәэмин итүчене эзләү» сервисы ярдәм итәчәк.

Яңа чит ил онлайн-мәйданчыкларына эләгергә теләүче  оешмаларга «Минем экспорт» платформасы чит ил маркетплейсын, нәкъ менә аларның товарларына һәм хезмәтләренә туры  китереп,  бушлай сайлап ала.  Моның өчен «Минем экспорт»ның  тиешле бүлегендә заявка  бирергә кирәк.

 Чит илгә продукция чыгара  башлау  өчен   кирәкле ирекле  сату   сертификатын  «Минем экспорт» платформасының «Рөхсәт документлары» бүлегендә бушлай алырга мөмкин. Компаниягә портал аша заявка бирергә  кирәк һәм 10 эш көне эчендә документ алырга мөмкин.

«Чаралар» сервисы сәхифәсендә булачак вакыйгалар календаре урнаштырылган. Экспортер күргәзмәне яки эшлекле  миссияне    үткәрү иле,   датасы, тармагы яки тибы буенча сайлап  алырга  мөмкин.  Мәсәлән,  кече һәм урта бизнеска  стендны төзүгә һәм көйләүгә, күргәзмә үрнәкләрен китерүгә чыгымнарның 80%ын кайтаралар, ә эре компанияләргә шул  ук  максатлар  өчен чыгымнарның  50%ын каплыйлар.  Ә күргәзмә мәйданын арендалау, теркәү җыемы түләү, тәрҗемәчеләр бирү һәм В2В-очрашулар оештыру дәүләт  тарафыннан 100% күләмендә финанслана.

 Программа экспортерларга ташу бәясен киметергә, конкурентлыкка  сәләтлелекне арттырырга һәм Россия авыл хуҗалыгы товарларын тышкы базарларга чыгару  күләмен арттырырга мөмкинлек бирә.

Хәзер “Минем экспорт”  платформасында 31 сервис эшли. Компаниянең шәхси кабинетында дүрт юнәлеш: дәүләт хезмәтләре, дәүләт ярдәме, бизнес-сервислар, аналитика буенча сервислар бар. 2024 елга кадәр тагын 30 сервис  эшләтә башлау  планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International