Быел Татарстанда 2,8 мең га мәйданда урман торгызу һәм урман үрчетү үткәрелде. Шул исәптән республикада 1,4 мең га мәйданлы территориядә урман культураларын утырттылар һәм 104 гектарга урман үрчетү эшләрен башкардылар.
Тагын 4 гектарда 1,3 мең га мәйданда катнаш урман торгызу эшләре үткәрелде - табигый урман торгызу эшләре. Төбәк урманчыларына 754 гектар мәйданда табигый урман торгызу чараларын башкарасы калды. Барлык эшләр дә сентябрь башында тәмамланачак.
Моннан тыш, урман хуҗалыклары белгечләре урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү белән шөгыльләнәләр - әйтик, хәзер бар көчкә каен орлыкларын җыялар.
Эшләр “Экология” милли проектын “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә, дип хәбәр итте ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.