Илнур Нил улы Гарифуллин Лаеш муниципаль районы Егорьево авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде.
Элегрәк Каипада көрәш үзәге җитәкчесе, Казанда ТСЖ идарәчесе, республиканың Югары Ослан, Лаеш районнары Советы аппараты җитәкчесе булып эшләгән. Идарә эшчәнлегендә бай тәҗрибәгә ия.
Илнур Ниловичка эштә уңышлар телибез!