Татарстан ислам банкингын гамәлгә кертү буенча сынау төбәге булырга әзер, дип белдерде республика икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, дип хәбәр итә РИА Новости.
«Татарстан Республикасы күп еллар дәвамында ислам финанславын үстерүгә зур игътибар бирә. Практик нәтиҗәләргә ирешелде. Финанс хезмәтләре күрсәтү белән дә, партнерлык финанслары принципларында акча җәлеп итү белән дә бәйле проектлар гамәлгә ашырыла ", - дип билгеләп үтте министр.
Шулай ук Шаһиәхмәтов 2009 елдан Татарстан территориясендә «Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисадый саммиты узуын ассызыклады. Биредә, башка икътисади мәсьәләләр арасында ислам банкингы да тикшерелә. Ул гына да түгел, саммитта Ислам илләре белән багланышлар төзелә.