Илдус Зарипов Лаеш районында кайбер перспектив проектларны гамәлгә ашыру планнары турында сөйләде

2022 елның 13 августы, шимбә

Бүген Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов Кабминда Лаеш районының тотрыклы социаль-икътисади үсешен тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру турында хисап тотты. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Гыйнвар-июнь айларында республика муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеш рейтингы буенча Лаеш районы 1 урында тора.

Лаеш муниципаль районының үсеш динамикасы төп икътисадый күрсәткечләрнең тотрыклы үсеше белән билгеләнә. Районда тулаем территориаль продуктның үсеш темпы 2022 елга гамәлдәге бәяләрдә 113,8% дәрәҗәсендә бәяләнә, аның күләме 45,5 млрд. сум булыр дип фаразлана.

Агымдагы елның 6 аенда предприятиеләр һәм оешмалар тарафыннан 24,9 млрд сумлык үзләре җитештергән товар төяп җибәрелгән. 2022 елга бәяләр буенча төяп җибәрелгән продукция һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләме 67,7 млрд. сум тәшкил итәчәк, узган ел дәрәҗәсенә карата 119% үсеш белән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International