Илдус Зарипов: район икътисадында төп урыннарның берсе авыл хуҗалыгына бирелде

2022 елның 13 августы, шимбә

Агымдагы елның 6 аенда авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 3,4 млрд. сум тәшкил итте, узган елга карата 9% үсеш. Безнең бурыч агымдагы елда тулай продукция күләмен 7,5 млрд. сумга кадәр җиткерү, узган елга караганда 5%ка артуны тәэмин итеп, дип хәбәр итте бүген Кабминдагы киңәшмәдә Илдус Зарипов.

Районның аграр секторына төрле милек рәвешләрендәге 76 авыл хуҗалыгы оешмасы керә, анда 1200дән артык кеше хезмәт куя. 1 августтан район урып-җыю кампаниясенә кереште. Барысы 23,5 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыярга кирәк, техник культуралар - 5 мең га, бәрәңге һәм яшелчәләр - 428 га. Бүгенгә 5515 га бөртеклеләр җыелган, бер гектардан уртача уңыш 35,8 центнер тәшкил итә. Шунысын да билгеләп үтәсе килә:

Саетова Илнур КФХсында 1 гектардан уңдырышлылык 57,7 центнер, Зарипов Гафур КФХында көзге бодай уңдырышлылыгы 1 гектардан 46 центнер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International